Карендәшләребез Әтнә районында «Бәрәңге бәйрәме»ндә катнаштылар
Әтнә районы Ары авылында онытыла барган йоланы торгызу, саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру максатыннан «Бәрәңге бәйрәме» узды.
Әлеге бәйрәмдә төрле милләт вәкилләреннән торган иҗат коллективлары катнашты: Татарстан республикасының Казан шәһәре башкортлар ассоциациясеннән «Дуслык» башкорт фольклор ансамбле, Лаеш районыннан «Русская душа» халык вокаль ансамбле, Теләче районыннан «Нардуган» керәшен халык ансамбле, Балтач районыннан «Шулдыр жыт» удмурт халык фольклор ансамбле, Биектау районыннан «Шихаль» чуваш вокаль ансамбле.
«Нардуган» ансамбле безнең бәйрәмебезне бизәгәне өчен керәшен җәмгыятенә рәхмәт. Ансамбль халык алдында керәшен җыруларын җырладылар, биюләре һәм киемнәре белән шаккаттырдылар. Башкалардан аермалы буларак, керәшен җыруларына мәйдан читендәге халык та кушылды, алар белән бергәләп, бик күп кеше фотога төште. Бәйрәмебезгә килгәннәре, безне сөендергәннәре өчен, без аларга рәхмәтле», – дип сөйләде Азат Фазылҗанов.
Бәйрәмне, шулай ук, тематик күргәзмәләр, осталык дәресләре, бәрәңге белән бәйле уеннар бизәде. Бәйрәм ахырында, мәйдан уртасында, «мундирда пешкән бәрәңге» белән кунакларны сыйладылар.
Фото: Теләче-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев