Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Карендәшләр «Россия көненә — милли киемнән» акциясенә кушылды

Әлеге Бөтенроссия акциясендә теләгән һәр кеше катнашты. Акция офлайн да, ВКонтакте социаль челтәрләрендә онлайн да узды.

Акция халык костюмының матурлыгын һәм уникальлеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләре үзенчәлеген, йола-гадәтләрне саклауның әһәмиятен ассызыкларга, бу көнне урамнарда бәйрәм атмосферасы тудыру мөмкинлеге бирә. Катнашучылар 12 июньдә үз сәхифәләрендә #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән этнографик халык костюмнарындагы фотоларын урнаштырды, милли киемнән бәйрәмгә чыктылар. Алар арасында карендәшләребез дә бар иде.

Менделеевск районының Сәйтәк авылындагы карендәшләр Менделеевскида узган Дуслык парадында катнашкан. Анда карендәшләребез милли киемнәрдән чыкканнар.

Тукай районының Борды авылындагы керәшеннәр дә Бөтенроссия «Россия көненә — милли киемнән» акциясенә кушылган. Элгәреге керәшен киемнәреннән фотога төшеп, аны социаль челтәрдә урнаштырганнар.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Фадеевлар гаиләсе дә керәшен киеменнән төшкән фотоны #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән интернетка куйганнар.

Керәшен Сәрдәсеннән Рәкыя Никитина үзенең кызы Альбина, кияве Валерий һәм оныклары Ксения, Анатолий – барысы да акциядә бердәм катнашканнар.

Теләче районының Субаш авылындагы карендәшләребез дә акциядә онлайн катнашып, матур фотоларын урнаштырганнар.

Сарман районының Түбән Чыршылы авылында яшәүче керәшен түиләре дә «Россия көненә — милли киемнән» акциясенә кушылганнар.

Фотолар район мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев