Карендәшләр район Сабантуйларында керәшен культурасын күрсәтте
Татарстан районнарында Сабантуйлар гөрләп узды. Бәйрәмдә керәшен йортлары да эшләде.
Питрәч районының Керәшен-Сәрдәсе авылындагы «Чулпы» фольклор ансамбле керәшен йорты корып, милли ризыклардан өстәл дә әзерләгән. Концерт өлешендә зур сәхнәдә үз җырулабырызны башканарганнар.

Менделеевск районының Сәйтәк һәм Иске Гришкин авылындагы карендәшләребез дә керәшен йорты әзерләгән. Мәртәбәле кунакларны керәшен ризыклары белән каршы алганнар. Бәйрәмне башлап җибәргәндә, пролог өлешендә дә катнашканнар.


Азнакай Сабантуенда бәйрәмгә килүчеләрне керәшен, татар, рус, чуаш, әзербайҗан, төрек һәм үзбәк мәйданчыклары хуҗалары милли ризыклар, җырлар, биюләре белән каршы алган.
«Бәйрәмнең ачылышы иҗат коллективлары әзерләгән матур музыкаль пролог белән башланып китте. Кунакларны масштаблылыгы һәм күркәмлеге белән сокландырды. Шәһәр халқын һәм кунакларын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатыНазип Хәзипов сәләмләде», – дип сөйләде республика керәшен иҗтимагый оешмасы члены Валерий Тимиряев.


Бакалы районының Үмер авылындагылар да Сабантуйда керәшен культурасы белән таныштырган. Бәйрәмнең мәртәбәле кунакларын милли ризыклар белән каршы алганнар.

Фотолар авыл төркемнәреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев