Карендәшебез Лида Тартмина «Геройлар мәңгегә хәтердә» фестивалендә җиңде
16 декабрьдә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында Ватан сакчылары елын ябуга багышланган гала-концерт булган.
Биредә Ватанны саклаучылар елын ябуга һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре һәм волонтерлар өчен оештырылган «Геройлар мәңгегә хәтердә»иҗат бәйгесе-фестиваленең муниципаль йомгаклау чарасы узды. Чара барышында бүләкләү тантанасы да булган. Алар арасында Түбән Кама муниципаль районының Афанас авылы җирлегендәге пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Лида Тартмина да бар иде. Ул «әдәби иҗат» номинациясендә «Безнең заман герое» хикәясе белән чыгыш ясап I дәрәҗә дипломга лаек булды. Ул анда махсус хәрби операциядә батырларча хәлак булган, Афанас авылы егете Савельев В.А.турында сөйләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев