Карендәшебез Юрий Чуктиевка мактаулы исем бирелде
Казандагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында ТР мәдәният министрлыгы коллегиясе узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министры Ольга Любимова һәм башка зур кунаклар катнашында Камал театрының яңа бинасы рәсми ачылды. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы белән дәвам итте. Әлеге утырыш ахырында дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Алар арасында карендәшебез, «Әкият» курчак театры артисты Юрий Чуктиев та бар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы буенча ул «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
* * *
Юрий Чуктиев «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында инде 20 елдан артык эшли. Шушы ел эчендә ул кемне генә уйнамаган: әтәч, Мокыт, керпе, аучы, Кәкрүшкә. Ә аңа иң ябышып калганы һәм иң кадерлесе – Әлмәндәр роле.
Бу кызыклы язма:
«Әкият» курчак театры артисты Юрий Чуктиев: «Бала җанлы булмасаң, театрда эшләп булмый»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев