Кайбычта хезмәт ветераннары райондагы хуҗалыкта сәяхәттә булганнар
Турминское һәм Хуҗа Хәсән авылларыннан хезмәт ветераннары, элеккеге терлекчеләр, пенсионерлар «Туган як тарихы» программасы буенча, «Август-Кайбицы»га экскурсиягә барганнар.
Экскурсияне авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева җитәкләгән. Агрофирма директоры транспорт белән тәэмин иткән һәм экскурсовод вазифасын башкарган. Ул сөт җитештерү һәм сатуның барлык технологияләре турында аңлаешлы итеп сөйләп, сөт комплексын-карусельне күрсәткән.
«Биредә персонал өчен дә, терлекчелек һәм игенчелек продукциясен алу өчен дә барлык шартлар тудырылганын күрдек. Экскурсия барышында Александр Александрович билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы буенча сөт җитештерү күрсәткечләре рейтингында Кайбыч районы беренче урынны алып тора. Барлык тыңлаучылар һәм катнашучылар да кызыклы экскурсиядә канәгать калдылар», – диде Хуҗа Хәсән авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ольга Боярина.


Ольга Боярина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев