1 январьдан авырып «больничный»да булган һәм, шулай ук, йөклелек, бала тапкан, яңа туган баланы караган өчен түләнә торган пособиеләр дә артты.
Авырып, вакытлыча эшкә ярамаган өчен бер көнгә минималь түләү суммасы — 737,75 сум, ә иң күбе — 5673,97 сум.
Йөклелек һәм бала тапкан өчен 140 көнгә — иң азы 103 мең 285 сум, ә иң күбе — 794 мең 355,8 сум.
Балага яшь ярым тулганчы түләнә торган пособиенең бер айга иң азы — 9227,24 сум, иң күбе — 68 мең 995,48 сум.
Нет комментариев