Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кадер авылында башкарылган эшләр шактый

Зәй районында район җитәкчеләренең авыл җирлекләренә чыгып халык белән очрашулары дәвам итә.

Кадер авылында узган мәдәният йортындагы очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да катнашты. Очрашуда, шулай ук, район Советы, башкарма комитеты җитәкчеләре, белгечләр, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары; Кадер авыл җирлегенең 2025 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары; авыл халкына дәүләт ярдәме программалары турындагы сөйләшүләр кертелгән иде.

2025 елда Кадер авыл җирлегендә үзара салым буенча башкарылган эшләр шактый. Кадер, Әхмәт, Федот һәм Туңылҗа торак пунктларында юллар төзекләндерелгән (вак таш түшәлде). Киселевка авылы зиратын койма белән әйләндереп алу өчен металл баганалар, төзелеш материаллары алынган. 

Муниципаль программалар буенча Кадер авылында Болын урамы буенча һәм Туңылҗа авылында Үзәк урамнарына вак таш-ком катнашмасы салынган. 

Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Актив гражданлык позицияләре һәм махсус хәрби операция барышында хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә актив катнашканнары өчен Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына Фәнзилә Боярова һәм Резидә Абрамова лаек булдылар лаек булдылар.

Ә Кадер авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән авылның һәм төбәкнең мәдәни тормышында актив катнашканнары өчен Хамматовлар гаиләсе бүләкләнде.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев