Хәбәрләр

Кабактан тәмле һәм файдалы эчемлек: Светлана Малышева рецепты

Чистай районының Бахта авылыннан Светлана Малышева кабак согы рецепты белән уртаклашты.

Кабак — файдалы матдәләргә бик бай. Кабак йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне нытыгырга ярдәм итүче күп кенә матдәләр, аерым алганда, ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар. Бу файдалы яшелчәләрдә тәнебез өчен кирәкле матдәләрнең – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле. Ул бик күп ашамлыклар әзерләү өчен уңайлы үсемлек: кабак бөккәне, бәлеш пешерергә була, согы да бик файдалы. Светлана Малышева кабак согы рецептын әйтте;

Кирәк булачак продуктлар (2 өлеш өчен):

  • кабак — 7 кг;
  • салкын су;
  • апельсин — 8 дана;
  • шикәр — 1,5 кг.

Әзерләү тәртибе:

  1. Кабакны чистартып, кечкенә кисәкләргә бүләм. Кәстрүлгә тутырып, кабак күмелгәнче салкын су салабыз.
  2. Шул арада апельсинны урталай бүлеп, согын сыгабыз һәм кабыклары белән бергә суга салабыз.
  3. Кабак пешкәч, апельсиннарны җыеп алабыз. Аларны аз гына суыткач, блендер белән изәбез.
  4. Шикәр салып, кайнап чыкканчы тотабыз.
  5. Кайнаганнан соң лимон кислотасы салабыз, банкаларга тутырабыз һәм стерильләштерәбез.

Нәтиҗәдә — кабакның үз тәме белән апельсин ноты аралашкан, бик тәмле һәм файдалы эчемлек килеп чыга.


Нет комментариев