«Изгелек атнасы» акциясе кысаларында авылларда өмәләр үткәрелде
18 апрельдән 26 апрельгә кадәр бөтен Россия буенча 30нчы тапкыр «Изгелек атнасы» уза.
«Изгелек атнасы» дип исемләнгән хәйрия акциясе кысаларында, авыл халкы бердәм булып, төрле урыннарны чистарту һәм тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырды. Бу игелекле эшләр 18 апрельдән 26 апрельгә кадәр, бөтен Россия күләмендә узган акциянең 30нчы юбилей елында үткәрелде.
Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында яшәүчеләр зиратны чистарту өчен бергә җыелдылар. Авыл кешеләре бергәләшеп, изге урынны тәртипкә китерүгә үз өлешләрен керткәннәр.

Зәй районының Кабан-Бастрык зиратында да зур күләмле өмә оештырылды. Бу чарага йөзләгән кеше, шул исәптән Зәй, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән кайткан авылдашлары да катнашкан.
«Күп эш башкарылды.. Өмәдән соң, кешеләр үз туганнарының каберләрен карап, чистартып, буяп чыктылар. Иртәнге сәгать сигезләрдән алып кичкә кадәр зиратта кеше өзлексез булды», – дип яздылар Кабан-Бастрыктан.

Сәвәләй авылы зиратында да Олы көн хөрмәтенә зур өмә узган. Өмәдә авыл халкы актив катнашкан.
«Зират мәңгелек урын. Анда чиста булса үзебезнең күңелләргә рәхәт булачак. Өмәдә катнашкан барлык авылдашларга бик зур рәхмәт», – дип ассызыклады авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков.


Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында китапханә тирәсендә узган елдан калган коры үләннәрне һәм яфракларны җыеп, чүп-чарны юк итү эшләре башкарылды.

Сарман районының Ләке авылында исә мәктәп укучылары, укытучылар һәм барлык хезмәткәрләр мәктәп тирәсен чистарту өчен өмәгә чыктылар. Алар бергәләп чүп-чакны җыеп, коелып төшкән яфракларны себереп, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китергәннәр. Бу эшләр тирә-юньгә карата кайгыртучанлыкны күрсәткән. Мәктәптән хәбәр итүләренчә, мондый чаралар территорияне чиста һәм уңайлы итү генә түгел, ә катнашучыларда табигатькә җаваплылык хисе тәрбияли.
«Саф һавада бергәләп эшләү коллективны берләштерде һәм үсеп килүче буын өчен яхшы үрнәк булды. Өмәләр гомумән алганда бик күңелле һәм дуслык мөнәсәбәтләрендә узды», – диде алар.

Фотолар авыл җирлекләреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев