Ивановлар 1600 чакрым юл үтеп, сугышта һәлак булган бабайлары каберенә барганнар
Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан карендәшебез, НПАТП генераль директоры Юрий Иванов, үзенең улын, киявен һәм бертуганының улларын сугышта һәлак булган бабайлары Игнат каберенә алып барган.
Алар Балчыклы авылының апостоллар Пётр һәм Павел чиркәве нигезеннән туфрак алып, 8 майда ерак юлга кузгалалар. 9 май көнне инде Белоруссиянең Могилёв өлкәсендә булалар.
Горецк районының Ленино посёлогы янындагы Ботвиньево авылында, өлкән сержант Игнат Иванов җирләнгән туганнар каберлегенә ерак Балчыклы чиркәве нигезе туфрагын салалар. Ленино янындагы сугышларда һәлак булган солдатлардан 526сы җирләнгән бу туганнар каберлегенә, Татарстан сәламе һәм карендәшләрнең хөрмәт билгесе буларак, чәчәкләр куялар. Юрий Геннадиевич, аның улы Ленар, кияве Николай һәм бертуган тутасы Марусяның уллары Дмитрий белән Александр туганнар каберлегендәге бабайларын һәм яуда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алалар.
Ленар, махсус шушы сәфәр өчен, Игнат бабайдан башлап, Ивановларның ыру агачын да ясатып алып барган. Ыру агачының урта бер җирендә Игнат Игнатович Ивановның хәрби киемнән төшкән портреты да урын алган.
1941 елның сентябрендә Игнат Иванов Кызыл Армиягә алына. Ноябрь аенда инде ул Мәскәү янында дошманга каршы сугыша башлый. 352нче укчы дивизиянең 1160нчы укчы полкы укчысы, өлкән сержант Игнат Иванов данлы сугыш юлы үтә. Белоруссия җирен фашистлардан азат итүдә дә катнаша.
1943 елның 12-13 октябрендә Горецк районының Ленино янындагы сугышлар аеруча каты була. Ул хәлиткеч Оршанск һөҗүм операциясенең бер өлеше була. Анда безнең Көнбатыш фронтның 33нче армиясе составында Тадеуш Костюшко исемендәге 1нче поляк пехота дивизиясе дә Вермахт гаскәрләренә каршы сугыша. Ленино янындагы бәрелешләрдә 3 меңгә якын поляк сугышчысы һәлак була.
1944 елның 3 январенда Белоруссияне азат итү өчен барган сугышта Балчыклы авылы егете өлкән сержант Ивановның да гомере өзелә. Ватан каршындагы антына соңгы сулышына кадәр тугры калган Игнат Иванов Белоруссиянең Могилёв өлкәсендәге туганнар каберлегенә җирләнә…

Аның өченче һәм дүртенче буын дәвамчылары үз бабайлары каберенә туган җир җылысын саклаган изге туфракны калдырып, туганнар каберлегеннән дә үзләре белән туфрак алып китәләр.
Белоруссиядәге туганнар каберлегеннән алынган туфрак, Балчыклы чиркәве настоятеле отец Артемий аруландырганнан соң, чиркәү нигезенә салына.
Шулай итеп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган Игнатның хәтере сау булган ныклы дәвамчылары Ивановлар, чын ирләргә хас булганча, солдат бабайлары рухы каршындагы үз бурычларын үтәгәннәр.
Ходай язса, Җиңүнең 85, 90 һәм аннан соң булачак юбилейларында да Ивановлар ыруының бу традициясе сакланыр – 9 Майга алар Игнат бабайлары истәлегенә тугрылык саклап, аның ерак Белоруссиядәге каберенә барырлар һәм үз хөрмәтләрен белдерерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев