Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иванай авылы чиркәве настоятеле иерей Илия Минихачев СВОдагы якташлар янына барып кайтты

Иерей Илия Минихачев бу патриотик сәфәргә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән кузгалды. Ул Татарстан егетләре хезмәт итә торган ирекле «Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоннарында булды.

Кодрәтләр тудыручы Изге Николай иесемендәге кыр храмында келәү уздырды. Бергәләп иманнар укыганнан соң, ир-егетләр хәрби бурыч үтәргә китте.

Шулай ук, иерей Илия Миннихачев хәрби бурычны үтәгәндә батырлык күрсәткән егетләргә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашты. Хәрбиләргә ул бүләкләрне Татарстан премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды.

— Бүләкләнүчеләр арасында безнең Иванай чиркәве прихожанины да бар иде. Бүләкләү тантанасы булган көнне ул хәрби бурыч үтәгәнлектән, аңа тиешле орденны әнисенә алып кайтып тапшыруымны сорады. Аның әнисе безнең чиркәүгә йөри. Шуңа да хәрби операция зонасыннан кайткач, 7 сентябрь көнге келәүдән соң, Николайның «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденын әнисенә тапшырдым. Бу орден — безнең республиканың иң югары дәүләт бүләге. Иң югары бүләкне, беренче булып, батыр сугышчының әнисе үз кулы белән алуның аерым бер мәгънәсе бар. Ул чын герой үстергән һәм аның исән-сау йөрүен теләп, көн саен, сәгать саен иман укып, Ходайдан сорый. Хәрби хезмәт һәм Аллага ышану — үзара бәйле. Ходайны яратуын сугышчы Николай — яу кырында, әнисе укыган иманнары аша раслый. Бу безгә Ватанны саклаучылар өчен бергәләп иман укуның, Ходайга теләк итүнең мөһимлеген искәртеп тора. Аларның үз-үзләрен аямаулары нәтиҗәсендә, монда без барыбыз да тыныч тормышта яшибез, — дип әлеге олы вакыйга уңаеннан үз фикерен белдерде иерей Илия Минихачев.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән, Казан епархиясе чиркәүләре приходларында, монастырьларда махсус хәрби операциядәгеләргә һәм шул зонадагы халыкка хәйрия ярдәме җыюның туктап торганы юк. Җыелган акчага медикаментлар, кыр шартларында сугышчылар өчен көнкүреш һәм башка кирәк-ярак сатып алына. Казан епархиясендәгеләр махсус хәрби операциядәгеләргә һәм ул зонадагы халык янына ярдәм илтәләр, әңгәмәләр, иманнары белән алар күңеленә җиңүгә ышаныч, ныклык өстиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев