Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иван Додосовка «Питрәч районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде

Район Советының җиденче утырышында район башлыгы Рәис Сөләймановның әлеге тәкъдимен депутатлар бертавыштан хупладылар.

Иван Алексеевич Додосов 1989 елның 7 сентябрендә Питрәч районында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан танк училищесына укырга кергән һәм яхшы тәмамлаган.

Иван Додосовны Россиядә иң танылган танкист буларак беләләр. Утыз яшендә ул танк батальоны командиры итеп билгеләнә. Махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә аның танкистлары Луганск халык республикасының Попасная шәһәрен азат итүдә катнашалар. Махсус хәрби операция барышындагы батырлыклары өчен, 2022 елның августында оборона министры Сергей Шойгу Иван Додосов күкрәгенә Алтын Йолдызны үзе беркетеп, Россия Герое исемен бирә.

Герой исемен Питрәчнең 1нче мәктәбе йөртә. Хәзер исә ул рәсми рәвештә туган районының Мактаулы гражданины булды. Рәис Сөләйманов билгеләп үткәнчә, исем бирү тантаналы шартларда булачак — Иван Алексеевич туган иленә кайткач. Хәзер ул махсус хәрби операция  зонасында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев