Юкәчедән Нина Сәлимуллина 100 елдан артык тарихы булган бинага яңа тормыш өргән
Нина һәм Марсель Сәлимуллиннар Мамадышка махсус муниципаль программа буенча күченделәр.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин авыл җирлегенә халыкны җәлеп итү программасының нәтиҗәлелеген бәяләүгә аерым игътибар бирә. Аның сүзләренчә,күрсәткечләрне формаль үтәү түгел, ә программаның чын нәтиҗәләре мөһим – кешеләрнең яңа урында тормышы ничек баруы, аларның территория үсешенә ничек кушылуы һәм җирле җәмгыятьнең бер өлеше булып китүе.
Авылларда яңа йорт төзү яки әзерен сатып алу өчен субсидия бирү каралган. Сәлимуллиннар гаиләсе әлеге программа буенча махсус сертификатка ия булдылар.
Сәлимуллиннар гаиләсе программаны уңышлы тормышка ашыруның үрнәге булып тора. Нина белән Марсель Шәдче авылына күченеп кайталар, анда Нина Сәлимуллина Юкәче авыл клубын җитәкли. Кыска гына вакыт эчендә ул 100 елдан артык булган бинага яңа тормыш өрә алган.
Аның инициативасы буенча, шулай ук, иганәчеләрнең һәм депутатларның ярдәме белән клуб сәхнәсе ремонтланган, грим бүлмәсе җиһазландырылган, кирәкле җиһазлар сатып алынган һәм музей булдырылган. Боларның барысына 600 мең сумнан артык акча юнәлдерелгән. Ә керәшен ансамбленең яңадан торгызылуын, аерым билгеләп үтәргә кирәк..


Район администрациясендә ассызыклаганча, мондый программаның нәтиҗәсен ачык күренә: авыл җиренә яңа кешеләр генә түгел, ә кешеләрне берләштерергә һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерергә сәләтле актив лидерлар килә. Аралашу барышында, шулай ук, гармунчыга ихтыяҗ булуы ачыкланды, һәм әлеге сорау, мәдәният бүлеге җитәкчелеге белән берлектә бу мәсьәләне хәл итү юлы табылган инде.
Фото: Мамадыш информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев