Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Юкәчедә Спасларны зурлап үткәргәннәр

Мамадыш районының Юкәче авылында Бал һәм Алма спасларында матур бәйрәм оештырганнар.

Бу хакта безгә Юкәче авылы мәдәният йорты җитәкчесе Нина Сәлимуллина хәбәр итте:

«14 августта, Бал Спасын үзенчәлекле итеп уздырдык. Аны балаларга мастер-класс күрсәтүдән башладык. Бергәләп,  халкыбызның элгәредән яратып пешерелгән ризыгы – баллы кабартмалар пешердек.  Аның нинди тәртиптә әзерләнүен сөйләдек. Балның файдалы якларын аңлаттык. Нинди очракта зыяны булуын да әйтеп уздык. Балалар кабартмаларны үзләре дә пешереп карадылар. Алар барысын да белеп үсәргә тиешләр. Юкәче авылында умарта тотучылар шактый. Яңа бал алып килүчеләр дә булды. Әлбәттә, бәйрәмгә кадәр чиркәүдә баллар аруландырылды»,– диде ул.

 

 

19 августта булган Алма Спасына да балаларның традицияләребез турындагы белемен арттыруга багышланган әңгәмә, уеннар үткәргәннәр. Балалар аруландырылган алмаларны ашап кына калмаганнар. Аларны кашыкка куеп та йөгереп ярышканнар,”Төшермә, алманы!” уенын да яратканнар. Ә инде бәйрәмнең тагын бер кызык мизгеле – ул бергәләшеп табында сыйлану.

“Анда куелган алмалы пироглардан, тәм-томнан авыз итү, җырлашып утыру барыбыз өчен дә рәхәт булды”, – дип сөйләде Нина Алексеевна.

Нина Сәлимуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев