Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Югары Багражда бертуган Черновлар турында фильм күрсәтелде

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Константин Черновның «Солдат анасы һәм аның уллары турында» фильмының премьерасы булды.

Бу фильм Югары Баграж авылыннан бертуган Черновларның язмышы турында, дип хәбәр итә «Зәй офыклары». 

Бөек Ватан сугышына киткән алты улның берсенә генә – Александрга туган якка кайту насыйп булган. Александр, 1943 елның 9 ноябрендә, абыйсы Николай һәлак булган көнне Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Бары тик 1947 елның февралендә туган авылына кайта. 

«Фильмның премьерасын Александр Черновның балалары һәм 1нче мәктәп яны лагерена йөрүчеләр карады. Соңыннан балалар фильмны алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Солдатның кызы Анна Александровна балачак хатирәләрен искә төшерде. Биш бала үскән зур йортта әти кешенең эштән кайтуын түземсезләнеп көтәләр. Кечкенә Аня аны юл буенда каршы ала торган була. Әтисенең эшләпәсен ул ерактан ук күреп ала. Ә әтисе беркайчан да бу баш киеменнән аерылмаган», — дип сөйләде музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Очрашу ахырында чарада катнашучылар «1941-1945 елларда Ватан өчен һәлак булган Зәй уллары һәм кызлары» һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

 

 

 

Фотолар музейдан

Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев