Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында маскировка челтәрләре үрү дәвам итә. Һәркем бу эшкэ үзенең өлешен кертә.
Маскировка челтәрләре дошманны алдап, аның ориентирларыннан мәхрүм итәргә, позицияләрен яшерә торган иң киң таралган маскировка төре. Маскировка челтәрләренә ихтыяҗ бик зур. Бөтен Россия буенча бик күп волонтерлар маскировка челтәре үрү белән шөгыльләнәләр.
«Иске Тәрбиттәге волонтерлар мондый мөһим эштә актив катнашалар. Маскировка челтәрен үрү җиңел түгел, шулай да волонтерлар тырыша. Аның һәрбер күзәнәгенә игелек һәм мәхәббәт үрелә, шуңа күрә мондый саклану теләсә нинди бронядан ышанычлырак», - ди клуб җитәкчесе Любовь Тимофеева.


Любовь Тимофеева фотолары.
Нет комментариев