Иске Тәрбит мәктәп музеенда кызыклы дәрес узды
Хәбәрләр

Иске Тәрбит мәктәп музеенда кызыклы дәрес узды

Халыкара музейлар көнендә Иске Тәрбит мәктәп музеенда дәрес үткәрелде.

Балалар музейда Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда якташларыбызның батырлыклары, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында игътибар белән тыңладылар, экспонатларны карадылар. Балалар шулай ук мәктәп тарихы, аның чыгарылыш укучылары һәм укытучылары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

Бу очрашулар балалар күңелендә Ватанга мәхәббәт, аларның ата-бабаларының казанышларына горурлык хисләре уятты.

Фотолар Иске Тәрбит мәктәбеннән.


Нет комментариев