Иске Карабаянда СВОда катнашучыларга тәмле күчтәнәчләр әзерләделәр
Хәбәрләр

Иске Карабаянда СВОда катнашучыларга тәмле күчтәнәчләр әзерләделәр

Теләче районының Иске Карабаян авылында яшәүче биш хатын-кыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тәмле күчтәнәчләр әзерләде.

Алар ике көн буе, һәр көнне 6-7 сәгать эшләп, 134 күкәйдән 30 килограммнан артык чәк-чәк һәм 34 савыт кош теле пешергән.

Бу игелекле эшкә 75 яшьлек Анна түти дә кушылган. Аның улы инде дүрт елдан бирле махсус хәрби операция зонасында. Волонтерлар әйтүенчә, бу эшне җиңел дип уйлау ялгыш. Продукцияне дә әзерләргә, вакытны да, көчне дә кызганмыйча эшләргә кирәк. Шулай да, алар барысы да бу игелекле эшне зур теләк белән башкарганнар. Аларның төп теләге – бу күчтәнәчләр батыр егетләребезгә барып ирешсен, алар бу тәмле ризыкларны ашаганда, үз йортларының, гаиләләренең җылысын тойсыннар һәм тизрәк дөньялар тынычланып, исән-сау туган якларына, якыннары янына кайтсыннар.

Иске Карабаян авылыннан Мария Яковлева сөйләвенчә, бу күчтәнәчләрне апрель аеның 20ләрендә район үзәгеннән озатылачак гуманитар ярдәм белән җибәрү өчен өлгерергә тырышалар. Март аенда да карабаянлылар гуманитар ярдәм җыеп тапшырылган иде.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев