Иске Җирекле волонтерлары өй токмачы әзерләү белән шөгыльләнә
Хәбәрләр

Иске Җирекле волонтерлары өй токмачы әзерләү белән шөгыльләнә

Тукай районының Иске Җирекле авылында «Барысы үзебезнекеләр өчен» волонтерлык төркемен оештыру инициаторы Мария Курочкина булды.

Хәзерге вакытта Иске Җирекле волонтерлар отряды өй токмачы әзерләү белән шөгыльләнә, ул гуманитар йөк составында фронтка озатылачак. Токмач әзерләү өчен җирле халык күкәй дә җыйган.

Моннан тыш, авылда яшелчәләр җыю оештырылган. Нефтебаза поселогы волонтерларына 90 килограммнан артык яшелчә һәм 30 килограмм яшелчә-үләннәр тапшырылган инде, алардан хәрбиләр өчен коры ашлар җитештерәләр.

Бу эш - тыл һәм фронт бердәмлегенең ачык мисалы.

Фотолар: Якты юл


Нет комментариев