Иске Гришкинда «Ватан. Батырлык. Бердәмлек» фестиваленең матур чарасы узды
24 мартта Менделеевскиның Иске Гришкин авылы мәдәният йортында чын мәгънәсендә зур бәйрәм – «Ватан. Батырлык. Бердәмлек» дип исемләнгән XXV Район халык иҗаты фестивале бәйрәме оештырылды.
Бу чара Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан республикасының хезмәт һәм хәрби дан елына багышла.
Мәдәният йорты фойесы бәйрәмчә бизәлгән иде. Биредә «Россия – Ватаным» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган. Ул кунакларны илебезнең бай тарихы, мәдәнияте һәм күпмилләтле халкы белән таныштырды.
«Кунакларны Илнәт, Монаш, Кокшан, Иске Гришкин китапханәчеләре җылы каршы алды. Иске Гришкин һәм Монаш авыл китапханәләре хезмәткәрләре илебез халыкларының тарихы һәм гореф-гадәтләре буенча кызыклы викториналар үткәрделәр. Катнашучылар үз белемнәрен күрсәтеп кенә калмады, яңа мәгълүматлар да алдылар. Фестиваль ачылышы җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдә авыл коллективлары чыгыш ясады, тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Бу көнне мәдәният йортында чын мәгънәсендә бердәмлек, дуслык һәм иҗат рухы хөкем сөрде», – дип сөйләде Иске Гришкин авылы китапханәчесе Галина Бармакова.
Фестиваль алда да дәвам итәчәк, һәм без аның яңа ачышларына һәм якты мизгелләренә шаһит булачакбыз!


Галина Бармакова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев