Иске Гришкин һәм Мондайда «Авыл көне»н уздырдылар
Менделеевск районының Иске Гришкин һәм Монай авылларында традицион Авыл көнен бәйрәм иттеләр.
Иске Гришкинда Авыл көнен Евгений Максимов һәм Раушан Зиннуров алып барган.
Бәйрәм авыл кунаклары һәм җирле иҗат коллективлары чыгышларыннан башланып киткән. Кунаклар арасында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм җирлек башлыгы Константин Алексеев та булган.
Балалар һәм олылар өчен төрле милли уеннар, конкурслар һәм спорт ярышлары әзерләнгән булган. Ә бәйрәмнең хедлайнеры җырчы Наил Табанаков булган. Авыл көне традицион учак ягып, түгәрәк уен белән тәмамланды. «Бу – туган авылыбызның бердәмлеге һәм җылысы символына әверелде», – дип әйтә авыл халкы.


Мондайда да Авыл көнен ел да билгеләп узалар. Быел ул Россия халыклары бердәмлеге елы һәм «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган булган.
Елдагыча, бәйрәм барышында, сугыш чоры балаларын, авылның олы яшьтәге һәм иң кечкенә кешеләрен, яшь һәм озак бергә яшәүче гаиләләрне котлаганнар. Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткергәннәр. 11 классны тәмамлаган, 1 класска керүче балаларны да онытмаганнар, аларны да котлап, теләкләр әйткәннәр.
Яшел аланда зурлар һәм балалар өчен төрле күңел ачу мәйданчыклары, фотозоналар эшләгән.


Фотолар авыл төркеменнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев