Иске Гришкин авылында волонтер белән очрашу узды
Менделеевскиның Иске Гришкин авылы мәктәбендә күп төрле темага чаралар үткәрелеп тора. Чираттагы очрашу, «Без бергә!» штабы волонтеры Тәнзилә Сырышева белән булган.
Очрашу Татарстан Республикасында Батырлык елы кысаларында оештырылды. Тәнзилә Нургалиевна күп еллар буе Иске Гришкино мәктәбендә китапханәче булып эшләде. Аның улы, Артур, шул ук мәктәпне тәмамлаган, хәрби хезмәткә кереп, Ватаныбызны сакларга китәргә карар кылды.
«Очрашуда укытучылар һәм укучылар тарафыннан җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәр катнашучы барлык сугышчыларыбызның тизрәк җиңүче булып өйләренә кайтуына өмет белдерде.Бу очрашу катлаулы чорда сугышчыларыбызны яклауның әһәмиятен уйлап алу өчен тагын бер мөмкинлек булсын», – дип яза Менделеевск муниципаль районы.
Клавдия Михайлова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев