Исемле кирпеч сатып алып, Зәйнең Изге Макарий храмы төзелешендә катнашырга була
Узган елның октябрь аенда Зәй шәһәренең 35нче бистәсендә Изге Макарий исемендәге храм нигезенә, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий катнашында, архиерей грамотасы белән капсула салынган иде.
Чиркәү Изге Макарий исемен йөртәчәк. Изге Макарий (1835-1926) – Мәскәү һәм Коломенск митрополиты, Алтай апостолы, 36 еллык миссионерлык хезмәте белән Бөтенроссиягә таныла. Ул, беренчеләрдән булып, үзебезчә литургия үткәргән. Ильминский белән хезмәттәшлек иткән керәшен агартучысы.
Район башлыгы чиркәү төзелешенә узган ел ахырында төзелеш министрлыгыннан рөхсәт алынуын белдерде.
— Проект безнең кулда. Алда зур эш тора. Төзелешне өч ай эчендә башламасак, рөхсәт юкка чыгарыла. Без бу чиркәүне махсус хәрби операциядә Җиңү хөрмәтенә багышлаячакбыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика активы белән очрашуы барышында, мин Зәйдә төзелә торган әлеге храм турында мәгълүмат бирдем. Рөстәм Нургалиевич эчке эшләрдә булышачакмын дип белдерде, — диде үзенең чыгышында Разиф Галиевич.
Тиздән чиркәү төзелешенә керешергә ниятлиләр.
- Зәйдәге халык җыеннарында, хезмәт коллективлары белән очрашуларда чиркәү төзелеше хакында мәгълүмат бирелә. Төзелешне халык белән бергәләп башкарып чыгарбыз. Чиркәү төзелеше буенча урынбасарым Петр Уразайкин, район керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласов зур эш алып баралар. Изге Макарий храмына йөрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә. Әлеге храм тарафыннан хәрбиләргә алты миллион сумнан артыграк ярдәм күрсәтелде, — диде Разиф Галиевич.
Район башлыгы үзе дә әлеге чиркәү төзелешенә, ярдәм буларак, акча тапшырды.
Чиркәү настоятеле Александр рәхмәт белдереп, чиркәү төзелешенә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга акча җыю аерым алып барылуын, бу көннәрдә хәрбиләргә элемтә чаралары өчен 205 мең сум акча җыелганын әйтте.
Бүгенге көндә Изге Макарий храмы төзелешенә ярдәм итергә теләүчеләр өчен исемле кирпеч сатып алу мөмкинлеге дә бар. Андый кирпечне сатып алган һәр кешенең исеме храм төзүчеләр исемлегендә мәңгеләштерелә.
- Чиркәү тарафыннан сертификатлар әзерләнде, алар храм төзелеше өчен исемле кирпеч алучыларның барысына да тапшырылачак. Бер кирпечнең бәясе 500 сумнан башлана. Исемле кирпечне Изге Макарий храмының лавкасында сатып алырга була, – ди чиркәү хезмәткәре Людмила Раева.
Исемле кирпечләрне чиркәү төзелешендә катнашырга теләүчеләр үзләре өчен генә түгел, ә якыннары, туганнары һәм инде дөньядан киткәннәрне кайгырту йөзеннән дә сатып ала.
Михаил Ильков — чиркәү төзелешенә булышып йөрүчеләрның берсе.
-Булдыра алганча чиркәү төзелешендә ярдәм итәргә тырышам. Храмга бит без рухи азык эзләп киләбез. Чиркәүләр безнең җаннарыбызга ярдәм итмәсә, алар буш булыр иде, — ди Михаил.
Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев