Йолдызнамә: сезне яңа танышулар көтә
22-29 январьга йолдызнамә.
Кучкар
Сезнең тормышка яхшы үзгәрешләр килә, ләкин кечкенә адымнар белән. Шуңа сабырлык белән көтегез. Көтә-көтә икенче сулышыгыз ачылырга мөмкин. Ләкин нәтиҗәсе бик татлы булыр.
Үгезбозау
Яңа ел бәйрәмнәреннән кире кайту авыр булса да, кирәк. Сезнең запаста тагын 365 бәхетле, онытылмас, маҗаралар тулы көннәр. Барысын да файда белән үткәрергә тырышыгыз.
Игезәкләр
Каядыр булса чыгыш ясарга туры килә икән, борчылмагыз, барысы да югары дәрәҗәдә узар. Артык дулкынланырга кирәкми. Нәтиҗәдә, хәтта яңа эш урыны тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Кысла
Тормыш сынауларсыз гына булмас. Ачуланып, барысын да ташласагыз, сынауны үтмәгән буласыз. Киресенчә, һәрнәрсәдән нәтиҗә алып, рәхмәт әйтеп, җибәрегез.
Арыслан
«Юк» сүзе сезгә таныш түгел. Сез үз максатларыгызга теләсә кайсы юл белән ирешәсез. Бер яктан, бу мактаулы сыйфат, ләкин икенче яктан, кайвакыт гомумән кеше фикерен ишетмисез.
Кыз
Сез еш күктә очып йөрергә яратасыз. Тик бу арада җиргә төшеп, җитди сораулар чишәргә кирәк булачак. Соңгы сүз сезнеке булыр, шуңа ашыгырга кирәкмәс.
Үлчәү
Максатыгызга ирешер өчен, үз-үзегезне күрсәтергә кирәк булачак. Җитәр, ташбака сыман качып ятарга, кояш сыман балкырга, орлык сыман чәчәк атарга вакыт. Барысы да сезнең кулда!
Чаян
Сезне яңа танышулар көтә. Әгәр дә сез ялгыз икән, шәхси тормышыгыз яхшы якка үзгәрер. Хыялда күз алдына китергән «рәсемегез» тормышка ашар. Шатлыктан күкнең җиденче катында булырсыз.
Укчы
Барысы да сезнең план буенча узар, хәтта буш вакытыгыз да калыр. Әлеге вакытны файда белән үткәрегез: яңа тел өйрәнеп карагыз яисә китап укыгыз. Калганы көтеп торыр.
Кәҗәмөгез
Үзегезне кулда тотыгыз, артык әйтеп ташлавыгыз бар. Калган вакытта барысы да шәп булыр. Атна ахырын дуслар, туганнар белән үткәрегез. Истәлекләрне искә төшереп, яңартып алыгыз.
Сукояр
Өстегезгә бик күп эш өелер. Ләкин сезнең өчен бу «яңалык» түгел. Иң мөһиме — барасын да рәтләп, «киштәләргә» урнаштырып, план буенча эш итү. Ял өчен дә вакыт калыр.
Балык
Иҗади үзгәрешләр өчен уңай вакыт. Хыялларыгыз кәгазьдә генә язылып калмыйча, тормышка ашар. Ниһаять, сабый сыман үстергән иҗат җимешенең балкуын күрерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев