Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Йолдызнамә: яңа ел белән күп яңалыклар да килә

14-20 гыйнварга йолдызнамә.

Кучкар (21 март — 20 апрель). Сез елны тыныч кына башлап җибәрергә тиешсез. Өйдә, хуҗалыкта тәртип урнаштыру, елның да тыныч узуына яхшы йогынты ясый ала. Шуңа күрә мәгънәсез бәхәсләрдән ерак торыгыз.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май). Яңа елның башында сезгә төгәл максатлар планын төзергә киңәш ителә. Барысын да берьюлы эшләргә ашыкмагыз. Елга план корганда сәламәтлекне беренче урынга куегыз. Акча мәсьәләсендә сак булыгыз: ел башын бурычсыз уздыру хәерле.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь). Тирә-юнегездә сүзләр, киңәшләр күп булачак. Һәрберсенә ышанып бетмәгез. Максатларны барлаганда үз көчегезне дөрес бәяләгез. Бер-ике максат сайлап, шуңа таба атлагыз.

Кысла (22 июнь — 22 июль). Гаилә — сезнең терәгегез. Елны якыннар белән араларны ныгытудан башлап җибәрү бик яхшы. Өлкәннәрнең сәламәтлегенә игътибар итегез. Үзегезгә дә ял кирәк, шуны онытмагыз.

Арыслан (23 июль — 23 август). Яңа елда үзегезгә артык зур таләпләр куймагыз. Ел буе барысын да контрольдә тотып булмый. Сабырлык, тынычлык быелга иң якын «иптәшләрегезгә» әйләнсен. Акчаны акрынлап, уйлап тотыгыз.

Кыз (24 август — 23 сентябрь). Озын яллардан соң документлар, эш кәгазьләре, көнкүреш мәсьәләләре белән шөгыльләнү уңышлы булачак. Сәламәтлекне тикшереп алу да комачауламас. Сакланганны Алла саклый диләр.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь). Ел башында күңелегез икеләнеп торырга мөмкин, ашыгырга киңәш ителми. Карарларны соңрак та кабул итеп була. Сезнең алда әле 300дән артык матур көн бар.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь). Урамдагы буран сезнең күңел халәтегезне тасвирлый сыман: яллар бетте, эш башланды, ә көчегезне кая куярга белмисез. Үзегезне кулга алыгыз, буранда сукмак ясаган сыман, тормышта да төп «сукмакны» билгеләгез.

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь). Һәрбер көнегездән бер кечкенә куаныч табарга өйрәнегез. Алар бер-бер артлы җыелып барсыннар. Ел ахырында тормышыгызның нинди күңелле һәм бәхетле булуына үзегез үк инанырсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар). Яңа ел белән күп яңалыклар да килә. Аларны тыңлый-тыңлый, күрә-күрә башыгыз әйләнер. Тормыш куа дип, аңа иярергә кирәкми. Үз тизлегегездә яшәгез.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль). Елга планнарны күңел кушканча, ләкин акыл белән корыгыз. Беренче урынга матди байлыкларны түгел, рухи кыйммәтләрне чыгарырга киңәш ителә. Шул очракта алар һичшиксез чынга ашачак.

Балык (19 февраль — 20 март). Мондый озын бәйрәмнәрдән соң, эшкә кайтуы авыр булса да, кирәк. Салатлар ашалып, кинолар каралып бетте, ә эшләнмәгән эш әле сезне көтә генә. Буран туздырып эшләп күрсәтегез әле.

Шәһри Казан

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев