Йолдызнамә: эш ягыннан да, шәхси тормыш ягыннан да уңышлы атна көтелә
21-27 августка йолдызнамә.
Кучкар (21 март — 20 апрель). Сез һәрвакыт билгеле бер план буенча эш итәсез һәм сезнең һәр көндә нинди эш эшләнәчәге алдан ук билгеле. Ләкин киләчәкне алдан төзеп кую дөрес адыммы соң? Бәлки кайвакыт тормыш агымына бирелеп, барысы да тәртиптә булачагына ышанырга кирәктер.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май). Эш ягыннан да, шәхси тормыш ягыннан да уңышлы атна көтелә. Яхшы кәеф ялларга кадәр дәвам итәр. Үзегезне дөньядагы иң бәхетле кеше сыман хис итәрсез.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь). Кызып китеп, соңыннан үкенерлек сүзләр әйтеп ташлавыгыз бар. Шуңа йолдызлар сезгә, бик авыр булса да, әйтер алдыннан мең кабат уйларга киңәш итә. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр дә сакланыр, үзегезне дә гаепләмәссез.
Кысла (22 июнь — 22 июль). Кешеләргә булышу, әлбәттә, яхшы гамәл. Ләкин «булышу» белән «барлык эшне үз өстегезгә алу» төрле төшенчәләр. Киңәш итеп, юл күрсәтеп җибәрерсәгез, шул җитә. Калганы сезнең җаваплылык түгел.
Арыслан (23 июль — 23 август). Дөньяда барысы да сез теләгәнчә булса, яшәүнең бер сере һәм кызыгы да калмас иде. Әгәр дә нәрсәдер сез уйлаганча бармый икән, бу начар дигәнне аңлатмый. Тормыш сез теләгәнне түгел, ә сезгә кирәклене бирә.
Кыз (24 август — 23 сентябрь). Көзгедәге иң чибәр, иң елмайчан, иң акыллы кешене күрәсезме? Бу бит сез! Сез бу көннәрдә гөлләрдән калышмыйча, аларга кушылып чәчәк атасыз. Сезгә карап кына торасы килә.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь). Күңелегездәге «мин»не тыңлагыз, аңа колак салыгыз. Читтән төрледән-төрле киңәшләр алсагыз да, алар сезнең теләк белән туры килмәскә мөмкин. Бары тик эчтәге «мин» генә сезне яхшы белә.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь). Могҗизаны әкияттән, китаплардан эзләргә кирәкми. Сез аларны көн саен күреп торасыз, ләкин игътибар гына итмисез. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, табигатькә күз салыгыз әле. Анда могҗизалар бик күп.
Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь). Яшәеш китап сыман: һәркем аның башын, бүлекләрен, ахырын үзе яза. Һәр яңа көн китапның бер битенә тиң. Әлеге китап битен, еллар үткәч, елмаеп искә алырлык итеп, һәрвакыт матур сүзләр белән бизәргә тырышыгыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар). Үзегезнең теләкләрегезне, фикерләрегезне төгәл билгеләргә өйрәнегез. Шул вакытта башкалар да көтелмәгән «бүләкләр» ясамас, сезгә дә җиңелрәк булыр.
Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль). Сез бер көн эшләмичә торсагыз, җир дә әйләнүеннән, кояш та яктыртуыннан туктамас. Шуңа бу бетмәс эшләр «марафонны» вакытлыча туктатып торсагыз, үзегезгә җиңелерәк булыр.
Балык (19 февраль — 20 март). Йөрәк кайвакыт «Ә бәлки һөнәрне алмаштырырбыз?», «Ә бәлки башка шәһәргә күченеп китәрбез?» дип тора, ә акыл гына әлеге кызу фикерләрне тыя. Кайсы җиңәр, үзегез билгеләгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев