Илтән-Бутада карендәшләр Тройсында элгәредән килгән йолаларны үтәделәр
Авыл халкы үзара Трочын дип йөртә торган бу бәйрәм, аңа бәйле йолалар турында безгә күптәнге танышыбыз Елизавета Агапова сөйләде.
— Трочын бәйрәме Илтән-Бутада 31 май көнне уздырылды. Ә аңа кадәр, 28 майда, ягъни Cимек көнне, йола буенча зиратка, үлеләр өстенә бардык. Зиратта әле башта карчыклар җыелышып, тиешле иманнарны әйттек. Соңыннан халык туганнары янына таралды. Үлеләр өстеннән кайткач, көндезге сәгать ике белән өч арасында урманга, каен бәйләргә киттек.

Әлмәт районы керәшен оешмасы җитәкчесе, Аппак авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова җитәкчелегендә, без өч әби — Римма Апачаева, Римма Дмитриева һәм мин урманга бардык. Валентина Николаевнаның төпчек улы Святослав та безнең белән барды.
Каенга барганда, йола буенча, бер бөтен ипинең кыерчыгын кисеп алдык. Елдагы 12 ай санынча 12 күкәй пешердек. Тоз һәм су да алдык.

Каеннар янына килгәннән соң, бәхиллек сорадык: «Каен кызкаем, каен улкаем, сезне Трочын көнне кисеп алырбыз. Безгә рәнҗемәгез, җоласы шул. Хәзер сезне тасма белән бәйләп китәрбез». Очларын кисәсе каенның төбен балта белән казып, ипи кыерчыгы тоз, аруландырылган су, күкәй салгач, теләкләребезне дә әйттек: «Кыш көне — кар, яз-җәй айларында яңгырлар вакытында явып торсын. Икмәкләр, бәрәңгеләр уңсын. Дөнҗада тынычлык булсын. Һәрбер кешегә сәламәтлек булсын иде». Шуларны әйткәч, каен төбенә салынган ризыкны күмеп куйдык. Аннан соң, каен кырында иман әйттек. "Күктәге Атабыз«ны («Отче наш»), «Изгелекле Мария» иманын җырлагач, урманнан кайтып киттек.
Трочын көнне көндезге 11дә урманга 7-8 кеше барып, бәйләгән каеннар янында шул ук иманнарны әйттек. Очларын кисәр алдыннан, каеннар тирәли Трочын көен җырлап әйләндек. Йола буенча, Трочын көен Трочынга кадәр җырларга ярамый, ә Трочыннан соң бер атна буе, ягъни Боламык бәйрәменә кадәр җырлана. Егетләр каеннарга менеп, очыннан кисеп кисеп алгач, аларны үзебез алып килгән яулыклар белән бизәдек.

Авыл башында безне, һәр елдагыча, Нина Балантаева ипи-тоз һәм тәбикмәк белән каршы алды. Ниналар турында гармунга биеп, Трочын көен җырладык. Ике каенны ике егет тотып — алдан, ә без алар артыннан Советская урамы буйлап төштек. Кршы алырга теләүчеләр үз капкалары төбенә ипи-тоз, ашамлык күтәреп чыкты. Йорт хуҗалары яулык алып чыгып каеннарга бәйләде. Элек яшь киленннәр бистәр бәйләгән, әмма ул йола хәзер үтәлми, онытылды.
Урамны чыккач, авыл башында каен сала торган махсус мәйдан бар. Анда өстәл дә көйләнгән. Ике самавыр кайнап тора, табын тулы бәйрәм ризыгы. Трочын йоласын үтәргә җыелучылар коймак белән сыйланды, чәй эчте. Әйтергә онытып торам икән, башта яңгырлы иде. Ходай йола үтәргә ирек бирде, көн ачылып китте.
Гармун көенә биеп, Трочын көенә җырлап, каеннарны әйләнәдек. Валентина Николаевна бәйрәм белән котлады. Авыл тормышында катнашучыларны телгә алып үтте. Йолаларыбызга ихтирам белән карап, аларны сакларга тиешлегебезне дә әйтте. Трочында авыылдашларга әйтер сүзе булганнарның барысы да үз теләкләрен җиткерде.

Шуннан соң, каеннардагы яулыкларны чишеп алдык (алар киләсе ел өчен клубта кала). Яңгырлар яусын, уңыш мул булсын, дөньяда тынычлык урнашсын иде дип, теләкләр әйтеп, Каен салу йоласын үтәдек. Трочында урманнан алып кайткан каеннарны Кичү елгасына салдык. Җыелган кешеләр дә кулларындагы берничә кечерәк каен ботагыннан торган бәйләмне, үз теләкләрен әйтеп, суга агыздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев