Яшь артист Юлия Григорьева: «Безнең профессиядә стрессны иҗади азарт җиңә»
Соңгы арада зәңгәр экраннарда бара торган «Ай булмаса, йолдыз бар» фильмын күпләр яратып карыйдыр. Галия ролен башкаручы артистның керәшен кызы икәнен белмисездер дә, бәлки. Ул — Кукмара районының Кече Чура авылында туып-үскән Юлия Григорьева.
4 яшеннән — сәхнәдә
Юлия папа-мамасының беренче кызлары булып дөньяга килә. Әбисе, аның бертуган тутасы һәм Юлиянең ике сеңелесе — барысы бергә, бер йортта яшиләр.
— Балачагым — яратуга төренгән рәхәт чор. Киңәш кирәккәндә иң беренче гаиләмә таянам. Папа үзенең кече фермерлык хуҗалыгында терлек үрчетә. Мама Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли. Сеңелләрем Инна һәм Кира әле мәктәп укучылары. Әбием Анастасиягә 80 яшь, авылга кайтуымны зарыгып көтеп ала, — дип башлады сүзен яшь артист.
Юлияне бала чагыннан ук тормыш үзгәрешләренә бирешмәскә, сыгылмалы булырга өйрәтәләр.
— Керәшен кызы буларак, барлык йола-гадәтләрне ихтирам итәм. Питрау, Олы көн бәйрәмнәрен халкыбыз зурлап бәйрәм итә. Сораучы булганда, «Кукмараның Питрау уздырыла торган авылыннан» дисәм, кешеләр бик тиз аңлый. Олы бәйрәмебезне бар халыкны берләштерерлек итеп уздыруларына сөенәм, чөнки еракларда яшәүчеләр дә ашкынып авылга кайта», – дип әйтә Юлия.
Юлиянең сәхнәгә мәхәббәте бәләкәй чагыннан уяна. Кечкенә кызчык телевизордан ТНВ каналын карарга ярата. Бигрәк тә, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры спектакльләрен йотлыгып карый.
— Артистларның уйнавына сокланып, идәндә селкенмичә дә утырып карый идем. Бераз үскәч, җырчы булу хыялы белән яндым. Көннәр буе кычкырып җырлап йөрдем. Папа караоке аппараты һәм Салават Фәтхетдиновның 100 җырдан торган дискын алып кайтып бирде. Диск укылмый башлаганчы җырладым, — ди ул шаяртып. — Папа үзе дә сәнгатькә гашыйк. Тәүге тапкыр сәхнәгә дә кулымнан тотып мине үзе алып чыкты: 4-5 яшемдә авыл клубында беренче тапкыр җырладым. Гаиләдә туган көннәргә берничә көн алдан җырлар, шигырьләр, пародияләрдән торган «концерт» әзерләдем. Туганнар сөйләшер сүзләрен онытып, «концертымны» карыйлар иде.
Театр артисты булырга теләвен Юлия мәктәптә укыган чакта аңлап ала. Вакытында сәләтен күреп, дөрес юнәлеш бирүләре, мәктәп спектакльләренең берсеннән дә калдырмаулары, конкурсларда катнаштырулары өчен укытучылары Светлана Данилова һәм Галина Азинага рәхмәтле ул.
Кино сәнгате белән таныша
— Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесына, Илгиз Зәйниев курсына укырга кердем. Студент елларында минем өчен яңа тормыш ачылды, яңа максатлар, яңа хыяллар туды. Яңа танышлар-дуслар табылды, әкренләп шәхес буларак формалаштым. Һәрнәрсәгә үз фикерем, дөньяга карашым барлыкка килде. Шул чаклар сагындыра, — дип студент елларына кайтты ул.
Бүгенге көндә Юлия читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура бүлегендә укый. Училищены тәмамлаганда, диплом спектакльләрен карарга килгән Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов аны үзләренә эшкә чакыра.
«Гаҗәеп кешеләрдән торган коллективта, чын иҗат юлыннан югарыга үрләүче театрда хезмәт итәм. Иң яхшы рольләрем әле киләчәктәдер дип өметләнәм. Беренче ролем — «Ак калфак» драмасындагы Рушан».
Юлия Григорьева балалар театр студиясен җитәкли. Хыял диңгезендә йөзүче нәниләргә үз юл башында ишетергә теләгән киңәшләрен бирә: курыкмаска, хыялыңа, үз көченә ышанырга, бу дөньяда мөмкин булмаган әйберләр юклыгын аңларга өйрәтә. Узган җәй үзе өчен бөтенләй таныш булмаган өлкә — кино сәнгате белән таныша. Режиссёр Александр Далматов куелышындагы «Ай булмаса, йолдыз бар» (Т. Миңнуллин әсәре) фильмында Галия ролен башкара.
— Җиңел булмады, театр белән киноның аермасы зур. Өлкәнрәк артистлар киңәш тә бирә, таяныч та була белделәр. Бу проект — үземне сынар өчен мөмкинлек. Үземә бер дә охшамаган, чая, туры сүзле, тормышка җиңел караучы Галия образын тудырдым. Башка артистларга карап, үзеңдә әле җитеп бетмәгән осталыкларга игътибар итәсең. Яуламаган үрләр, ирешелмәгән максатлар бихисап, — ди.
Рольгә әзерләнүнең катлаулы яклары, текст белән танышу, режиссёр белән язучының халыкка җиткерергә теләгән төп фикерен эзләү турында да сөйләп үтте:
«Эзләнүләрең уңышлы булса, үзеңнән-үзең шул персонаж булып яши башлыйсың. Кайчак моңа кадәр булмаган яңа хәрәкәтләр барлыкка килүенә үзең дә аптырыйсың, Артист өчен иң рәхәте шушы. Артист халык күңеленең иң тирән кылларына кагыла, аны уйланырга мәҗбүр итә. Моны бик сак кына эшләү мөһим. Фикер алышусыз, гомумән, эш була алмый. Коллегалар белән һәр мизгелне уртага салып сөйләшәбез. Тәнкыйтьне тыныч кабул итәм. Һәр ситуациядә үзеңнең аек акылыңны сакларга кирәк. Бу профессиядә стресс күп кичерелә, ләкин эш барышында аны иҗади азарт җиңә. Үз образың өстендә эшли башлауга, борчылу, дулкынлануны сизмисең. Алдыңда бер бурыч — ролеңне башкарып чыгу».
Нинди рольдә уйнар идең дигән соравыма, «Үземә охшамаган, яңа характер үзенчәлекләре эзләргә этәрә торган рольләрне алыр идем. Халыкта ачу, кызгану хисе уята торган, тормышта үз урынын эзләүче, «адашкан» берәр персонажны тудыру кызыклы булыр иде», — ди Юлия.
Фотоны Юлия Григорьева «Туганайлар»га үзе тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев