Яр Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Җанагай» керәшен мәдәниятен яратучылар клубында «Керәшен мәдәниятен белүчеләр» дигән викторина узган.
Бу интеллектуаль ярыш кына түгел, ә үткәнгә чын сәяхәт булган. Катнашучыларга керәшен йолалары турында сөйләгәннәр; Питрау һәм Нардуган кебек үзенчәлекле бәйрәмнәр һәм аларның халык тормышындагы әһәмияте турында белгәннәр; шулай ук, милли ризыклар, традицион кием, көнкүрештә кулланыла торган кирәк-ярак белән дә танышканнар.
Төрле бәйрәмнәрдә башкарыла торган җыруларрны тыңлап, фольклор мирасының уникальлеген бәяләгәннәр.
«Викторинада катнашу – үз белемнәреңне тикшерү генә түгел, ә ниндидер яңалык белү, кызыклы танышулар булдыру һәм дусларың белән вакытны файдалы уздыру мөмкинлеге дә ул», – дип яза оештыручылар.
Нет комментариев