Янсуарда агач утырту өмәсендә авыл халкы актив катнашкан
Хәбәрләр

Янсуарда агач утырту өмәсендә авыл халкы актив катнашкан

Питрәч районының Янсуар авылында зур өмә оештырылган.

Бу хакта Екатерина Яковлева хәбәр итте:

“Һәр кешегә үзенең туган ягы, аның халкы, табигате бик якын. Яшәү өчен көчне дә кеше үзенең туган ягыннан ала.

Узган ялларда Янсуарда авылны яшелләндерү максатыннан өмә оештырылды. Агач утырту - бик кирәкле гамәл. Чөнки утыртылган һәр агач табигатькә, кешеләргә, хайваннарга, кошларга, хәтта бөҗәкләргә дә файда китерә. Кешенең күнелендә мәрхәмәтлелек уята һәм тирә-юньдәге һәрнәрсәгә сакчыл карарга өйрәтә. Туган авылыбызны яшелләндерүгә авылдашларыбыз үзләреннән лаеклы өлешен кертү өчен, Изге Покрау чиркәве каршындагы, мәктәп әйләнә-тирәсендәге чыршыларны күчерү һәм яңаларын утыртуда катнаштылар. Алар бик актив булдылар”, - дип сөйләде Екатерина Яковлева.

Яшеллекнең, матурлыкның кадерен белик. Утыртылган агачлар үсеп китсен, киләчәк буынга истәлек булып калсын, дөньялар тыныч булсын.

 

Екатерина Яковлева фотолары.

 


Нет комментариев