Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Янсуарда 90 ел эчендә беренче литургия уздырылды

Питрәч районының Янсуар авылында борынгы Изге Покров чиркәвендә литургия уздырганнар. Бу хакта Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Келәүне Питрәч округы благочинные иерей Ярослав Петрущенков башкарган.

Иманнар ике телдә башкарылган, шул исәптән, чиркәү-керәшен телендә дә.  Изге Покров чиркәве 1884 елда ук төзелгән, әмма 1936 елда аны япканнар. Һәм менә бер гасыр узгач, анда яңадан зур келәү узды.

Келәүдән соң чиркәү янында тәре йөреше дә булган.

* * *

Изге Покров чиркәвен 1875-1884 елларда Казан сәүдәгәре Щетинкин төзетә. Монда келәүләр, кәбен коюлар уздырыла, чиркәү авыл халкының җыелу урыны була. Революция чорында чиркәүнең чаңы төшерелеп, ябыла. Ләкин аңа кадәр әле чиркәүдә изге Гурий миссиясе булып, иманнарга, келәүләргә өйрәтү өстендә эш алып барылган. Чаңсыз калган чиркәү әлеге миссияне дәвам итә. 1931 елда чиркәүне мәктәпкә әйләндерәләр. Бүгенге көндә әлеге чиркәү төзекләндерү өчен каралган храмнар исемлегенә кертелгән.

Алга сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев