Яңа Усы мәктәбендә укучылар фән нигезләрен үзләштерә, хезмәт тәрбиясе дә ала
Мөслим районының Яңа Усы мәктәбендә быел унбиш бала укый, мәктәпкәчә төркемдә өч бала тәрбияләнә.
Усы мәктәбендә бу яңа уку елының һәр атнасы, башка мәктәпләрдәге шикелле үк, тантаналы линейкадан башлана. Россия һәм Татарстан флаглары күтәрелә, укучылар һәм укытучылар бергәләп гимн җырлыйлар. Бу — укучыларда үз туган авыллары, үз мәктәпләре, республикабыз һәм илебез белән горурлык хисләре уятуда аеруча мөһим. Үз туган җирен яраткан, аның кадерен белгән кеше генә үз иленең чын патриоты була. Ә моңа кечкенәдән үк өйрәнергә кирәк.
— 2025-2026 уку елында безнең мәктәптә 3нче-4нче, 5нче-9нчы классларда барлыгы 15 укучы белем ала. Алар барлык уңайлыклары булган һәм заманча технология нигезендә җиһазландырылган якты, матур классларда укыйлар. Бакча балаларына тәрбия бирүче белгечне дә исәпләп, мәктәптә барлыгы 10 педагог эшли. Тиешле фәннәрнең барысы да укытыла. Бакча балалары дигәннән, укучылардан башка, бездә мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме дә бар. Ул төркемдәге балаларның тәрбиячеләре — Эльмира Демидова, кече тәрбияче — Римма Николаева. Тәрбиячеләре бу төркемдәге балалар күңелендә кечкенәдән үк китапка мәхәббәт уятырга омтылалар. Шул максаттан, авыл китапханәсенә дә баралар. Китапханә хезмәткәрләре үзләре дә килеп, яңа китаплар белән таныштыралар, кызыклы әңгәмәләр уздыралар. Хезмәт тәрбиясенә әзерләү йөзеннән, балаларга мәктәп бакчасындагы чәчәкләр, аларны шундый матур итеп үстерү өчен күпме тырышлык кирәклеге дә аңлатыла. Нәниләр бу матурлыкны мәктәп укучыларының карап, сулар сибеп үстергәнен дә беләләр. Матурлык кадерен белергә, табигатьне сакларга кирәклеген дә аңлыйлар, — дип, мәктәп тормышы белән таныштырды Яңа Усы мәктәбе директоры Надежда Юмагулова.
Усы мәктәбендә хезмәт тәрбиясенә аерым игътибар бирелә. Мәктәп теплицасында һәм бакчасында яздан ук эш башлана. Уку елы дәвамында мәктпә ашханәсендә үзләре туклану өчен, кишер, чөгендер, кәбестә шикелле яшелчә үстерүдә барлык укучылар да катнаша. Моннан тыш, 7нче9нчы классларда белем алучы балалар класс идәннәрен юу, дәрес беткәч, тәнәфесләрдә класс тактасын сөртү кебек эшкә җәлеп ителә. Болар исә укучыларга хезмәтнең кеше тормышы өчен мөһимлеген аңларга ярдәм итә.
Фотолар: Яңа Усы мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев