Яңа Усы мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылды
Мөслим районының Яңа Усы мәктәбе коллективы, даими рәвештә, «Без бергә» акциясендә катнаша.
Бу игелекле инициатива мәктәп коллективы, укучылар, ата-аналар һәм авыл халкы тарафыннан хупланды. Әлеге акция, илебезнең тотрыклылыгын саклаучыларга ярдәм итү һәм аларның рухын күтәрү юнәлешендә зур әһәмияткә ия. Яңа Усы мәктәбе үзләреннең ярдәмчеллекләре һәм бердәмлекләре белән һәркемгә үрнәк булып торалар.

“Махсус хәрби операциядәгеләр турында кайгыртучы, аларның иминлеге өчен борчылучы һәм җиңүгә чын күңелдән ышанучы һәркем кирәкле әйберләр һәм азык-төлекләр алып килде. Мәктәп администрациясе укучыларга, аларның әти-әниләренә, шулай ук, Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективына рәхмәтле. Башкаларга ярдәм итү һәм кайгырту – ул барыбыз өчен дә уртак хис. Без ярдәмгә мохтаҗ булган кешегә кул сузганда, яхшылык кына эшләп калмыйбыз, ә авыр мизгелләрдә янәшә булырга әзерлегебезне дә раслыйбыз. Һәр кечкенә ярдәм – җиңүгә зур адым”, – дип сөйләде мәктәп директоры Надежда Михайловна.
Надежда Юмагулова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев