Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Усы авылындагы туй йолалары

Мөслим районының Мөслим авылындагы “Туган як” музеенда сакланган материаллардан алынды. Яңа Усы авылында яшәүче Лидия Романова язмасы.

Яңа Усы авылындагы кебек үзенчәлекле, матур, шау-гөр килеп үткәрелә торган туй мәҗлесләре бүтән бер җирдә дә юктыр.

Бар кешенең хәтерендә калырлык зур авыл бәйрәме була ул. Язылышу тантанасы барган бүлмәгә парның әти-әниләре чакырыла. Алар балаларына яхшы теләкләр телиләр.

Егет белән кыз төп йортка кайтканчы, хуҗалар алдан өлгерә. Капка төбендә каршылау оештыралар. Иң кызыгы шушында башлана инде. Кәмитнең кәмите. Кем ни булдыра ала: берәүләр балта түтәсе белән утын яра, икенчеләре пычкының сырты белән утын кисә, өченчеләре урам себерә, дүртенчеләре (кыш көне булса) учак ягып коймак пешерә. Килгән кунаклар адым саен “каршылык”ка очрый. Керү өчен, нинди дә булса “җәза” кичерәләр, “налог” түләп үтәләр. Хуҗалар үзләрен бик иркен тоталар: нинди дә булса эш белән мәшгуль икәнлекләрен раслап кына торалар, янәсе, кунак көтмиләр. Капка төбендә – ак халатлы “докторлар”. Чәйнек шнуры белән йөрәкләрне тыңлап, сәламәтлекне тикшерәләр. Шушы кызыклар беткәч кенә, кыз белән егеткә өйгә керү мөмкинлеге туа.

Яшь парны ныклыкта, чыдамлылыкта сынау һаман дәвам итә. Мул киселгән ипи телеменә май ягып бирәләр, ашап бетерергә кушалар. Кем алдан бетерә, гаиләдә әйдәкләп алдан йөрүче шул була. Ипине авыз итеп, барлык кунаклар да өйгә уза. Сандык өчен сатулашу – үзе олы мәзәк. Аны алганнан соң, кыз-кыркын өйдә бирнә элә. Чәй табыны әзерләнә. Кунакларны сыйлап, якты йөз белән хөрмәтләгәч, тәнәфес ясала. Туй өстәлен әзерләү башлана. Авылның хөрмәтле кешесе туйны ачып җибәрә. Шампанны шартлатканда, бөке кем алдына төшә, шул бала бишеге алып яки ясап бирергә тиеш була. Тамада сайлангач, китә танышу, таныштыру, бүләк салышу. Егетнең әти-әнисе, аннан кызныкылар сала. Беренче булып бүләк салучы парга рюмкалар тоттырыла, аннан соңгыларга – микрофон. Чәркә яки микрофон тоту нинди дә булса бүләк салу дигәнне белдерә. Аннары бүләкләрнең бөтенесен дә “юу” башлана. Бәлеш кертү – олы тантана. Кызлар тезелешеп җырлап чыгалар. Бәлеш ясаучылар кодалар каршына бастырыла, парлар үбештерелә. Ун бәлешкә ун пар үбешә. Ит күтәргән кызлар да кыр казларыдай тезелешеп чыгалар. Аларга кодалар бүләк яки акча бирәләр. Матур сүзләр, яхшы теләкләр, “ачы” мәҗлесне шау-гөр китереп тора. Ике як кодалар да, керәшеннәр булганнар бигрәк тә, бер-берсенә теләкләрен, фикерләрен белдерү, кара-каршы җырлап әйтешү китә.

Дөрес, ике ягы да керәшен парлар сирәгәя. Татарлар, руслар белән катнаш гаиләләр арта барган саен, милли йолалар башкаларныкы белән аралаша. Ләкин кайсы милләт белән кушылсак та, үзебезнең юморлы, шаян гадәтләребезне төшереп калдырмыйбыз. Аеруча, безнең җырлар ошый.

Бәлеш чыкканда җырлана торганы:

Ай-һай, бәлешләрнең иң кайнары,
Тышларына чыккан майлары.
Җырлау кирәк, сыйлау кирәк
Килгән кунакларның байлары.

Бәлеш ачтырганда җырланганы:

Безнең авылның магазинын
Сатучысы килми ачмыйлар.
Өстәлләргә килгән бәлешләрнең,
Үбешмичә, өстен ачмыйлар.
Магазинның сатучысы, ай, килде инде,
Үбешкәчтен, бәлешләргә тәм керде инде.

Һәр ризыкны җырлап-җырлап бирәбез, кыстап ашатабыз. Ит чыгарганда җырлана болары:

Биеккәй дә тауларның башларында
Ак каеннар кисеп турадым.
Ашагыз да, туганнар, и, калҗасын,
Кулларымны юып ла турадым.
Йөгерепкәй төштем су буена,
Ярма юа урыс марҗасы.
Ярмалары дөге лә, и, ярмасы,
Ризыкка язсын калҗасы.

Күчтәнәчсез туй булмый. Шуңа күрә аларны җырлап бирәбез, хөрмәтебезне күрсәтәбез. Кыз ягыннан килүчеләрнең бик күп күчтәнәч алып килүенә ишарә итеп тә җыр сузыла:

Җирәнкәй дә ике атыгыз,
Аның берсен безгә сатыгыз.
Бу кадәрле күп күчтәнәчне
Ничек тартып килде атыгыз?

Кыз ягыннан килгәннәр дә җавапсыз калмый. Йә шаяртып, йә читләтеп, нинди дә булса көй сузалар:

Киемчеләр киемне, ай, кисәдер,
Кала микән аларның почмагы?
Кулларыгызны талдырып тормагыз,
Бар бит сезгә өстәл почмагы.

Сыйлау, җырлау, бүләк бирү, бию, көлешү-шаярышу хас безнең туйларга. Килгән-күргән, катнашкан кешеләр бик тә яратып, ошатып китәләр. Шулай сылу башланган тормыш ипле дәвам итә. Яхшы теләкләребезгә колак салалар, матур яшиләр. Усаллык, явызлыкны җыр белән этеп чыгарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев