Яңа Маты авылы мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүне дәвам итәләр
Хәбәрләр

Яңа Маты авылы мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүне дәвам итәләр

Башкортстанның Балыклы районындагы Яңа Маты авылы халкы махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү теләгеннән туктамый.

Авыл мәдәният йортында кызу эш бара: монда алгы сызык өчен бик кирәкле маскировка челтәрләре бәйләү дәвам итә.

“Авылның барлык битараф булмаган кешеләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә бик кирәкле булган челтәрләрне ясауда катнашалар.

Бу башлангыч күпләрне берләштерде: кемдер иртән килә, кемдер эш артыннан кушыла. Һәркем үз өлешен кертә, эштә осталыгын гына түгел, җанының бер кисәген, ярдәмен һәм тиз җиңүгә ышанычын да сала”, – дип хәбәр иттеләр Яңа Маты клубы, китапханәсе хезмәткәрләре.

 

Фотолар китапханәче Валентина Савельевадан.

 


Нет комментариев