Яңа Мәлкәндә керәшен баш киемнәре дөньясына мавыктыргыч «сәяхәт» ясаганнар
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы клубы хезмәткәрләре, балаларны элгәреге киемнәр белән таныштырганнар.
«Безнең максат – керәшеннәрнең гаҗәеп матур баш киемнәре белән танышу һәм милли традицияләребезне яңарту иде. Шул уңайдан, без мини-музейга кечкенә генә, әмма бик бай сәяхәт оештырдык.
Балалар бу сәяхәттән бик канәгать калдылар. Алар баш киемнәрен карап кына калмады, киеп тә карадылар. Һәрбер бала үзенең яраткан баш киемен сайлап, үзен чын тарихи герой кебек хис итте. Аларның йөзләрендәге шатлык, күзләрендәге балкышны күрсәгез! Киемнәр безнең халкыбызның бай тарихын, йола-гадәтләрен чагылдыра», – дип язды Светлана Упаева.
Балаларның бу баш киемнәрен киеп үзенчәлекле образлар тудыруы – ул, чыннан да, тарихи мирасыбызны саклауның бер юлы. Алар бу баш киемнәре аша үткәннәргә генә түгел, ә үзләренең тамырларына да якынлашалар. Бу – милли үзаңны тәрбияләү, йола-гадәтләрне хөрмәт итү, үз халкыңның байлыгын күрә белү өчен бик мөһим адым.

Светлана Упаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев