Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Яңа китап дөнья күрде

Шушы көннәрдә генә «Герой-керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклары» («Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу») китабы басылып чыкты.

Әлеге басмага 2024 елның 25 апрелендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Герой-керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклары» дигән темага уздырылган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе докладлары кергән.

Андагы язмалар – берничә юнәлештә: 1918 елгы гражданнар сугышы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, 1979-1989 еллардагы әфган сугышы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренең фашизмны җиңүгә керткән өлеше, сугыштан соңгы еллардагы истәлекләр һ.б. Әлеге җыентыкта милләттәшләребез язмышы аша XX гасырда безнең илнең катлаулы һәм каршылыклы чоры китерелгән.

Җыентык Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең дәүләт биремен гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бастырылды.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев