10 майда Бакалы районының Яңа Балыклы китапханәсенең «Ачык йөрәкләр» волонтерлар отряды махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Анатолий Сидоровның әнисе Анастасия Тимофеевнаны 85 яшьлек юбилее белән котладылар
Аңа, шулай ук, Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбировның 9 май бәйрәме уңаеннан котлавын һәм открытка да тапшырдылар.
“Балалар юбилярга нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр. Алар Анастасия түтигә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын әйттеләр.
Анастасия Тимофеевна улының сугышчан юлын, аның батырлыкларын һәм каһарманлыгын аналарча горурлык һәм ярату белән искә алды. Аның һәр сүзендә балаларга рәхмәт яңгырады, аларга игелекле эшләрендә чын күңелдән уңышлар теләде”, – дип хәбәр итте Яңа Балыклы авылы китапханәчесе Наталья Васильева.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев