Ял көннәрендә кырау төшергә мөмкин
Татарстан территориясендә бу атна ахырына кадәр һава торышын, Россиянең күпчелек өлешендә хәзерге вакытта өстенлек итүче, әкрен хәрәкәтләнүче антициклон билгеләячәк. Республикада ял көннәрендә җиңелчә кырау төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәк.
Әлеге вакытта төбәк антициклонның көньяк-көнчыгыш читендә урнашкан. Аның бу өлешендә күзәтелә торган төньяк һәм төньяк-көнчыгыш һава агымнары һаваның җылынуын тоткарлый, дип аңлата синоптиклар.
12 сентябрьдә, Татарстан аша үткән атмосфера фронты көньякка таба китү һәм атмосфера басымы күтәрелү сәбәпле, республика күгендә болытлар таркала башлый. Республика территориясендә явым-төшемнәр көтелми. Төнлә аяз булганда, температура 2–7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +12, +17 градуска кадәр җылытачак.
Шимбә һәм якшәмбе, 13 һәм 14 сентябрьдә, төбәк антициклонның үзәк өлешендә булачак. Явым-төшемнәр көтелми. 13енә каршы төндә термометр баганалары төнлә 0, +5 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән һавада һәм туфракта кырау төшәргә мөмкин.
14енә каршы төндә 2–7 градуска кадәр җылытачак, көндез һава +14, +20 градуска кадәр җылыначак. Метеорологларның мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында антициклон йогынтысында Татарстанда коры һава торышы саклана, температура сизелерлек үзгәрә: төнлә +3 — +8 градус, көндез +17 — +22 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев