Григорий Родионов истәлегенә: себерке бәйләү сере
15 июль көнне күренекле карендәшебез, Татарстанның халык язучысы Григорий Родионовка 85 яшь тулган булыр иде.
Питрау бәйрәме алдыннан тугангадыр, аның иҗатында бу бәйрәмгә бәйле темалар еш күренә. Питрау себеркесе турында сөйләгәне дә һәркем өчен кызыклы.
«Себеркене берничә төрле үсемлекне кушып бәйләргә кирәк. Иң уртага ак әрем куела. Эссе мунчада әрем исе шундук таралып китә, ул мунчаны да сафландыра. Әремнең тән тиресенә дә файдасы зур. Шуннан соң әрем янына ике озын кычыткан куела. Мунчада, кайнар суда пешекләгәч, ул чакмый башлый. Кычыткан согы, чабынганда, тәнгә үтеп керә. Ул күзәнәкләрне чистарта, яңарта. Кычытканнан соң, ике кечкенәрәк юкә ботагы куела. Юкәдә бал исе бар. Ул мунчада җебеп китә һәм балның хуш исе тарала», – дип сөйләгән иде ул «Туганайлар» редакциясенә бер килүендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев