Гаилә җылысы берләштергәндә: Мәлкидә онытылмаслык кичә узды
Күптән түгел Кайбыч районының Мәлки авылы китапханәсе белән МФЦ хезмәткәрләре берләшеп, авылдашлары өчен чын бәйрәм оештырдылар
«Гаилә — бар нәрсәнең башы» дип исемләнгән бу очрашу һәркемнең күңелендә якты эз калдырган.
«Мәлки китапханәсе хезмәткәрләре – Кичә барышында китапханәдә искиткеч дустанә мохит хөкем сөрде. Оештыручылар әзерләгән кызыклы уеннар кечкенәләрне дә, өлкәннәрне дә бертигез дәрәҗәдә җәлеп итте. Бергәләп көлешүләр, шатлыклы авазлар һәм үзара аңлашу — бу кичтә һәркем үзен зур һәм тату гаиләнең бер өлеше итеп тойды», – дип хәбәр итттеләр Мәлки китапханәсе хезмәткәрләре.

Чараның иң истәлекле мизгеле итеп ромашкалар белән фотосессияне атарга була. Бу гади, ләкин мәгънәле чәчәкләр гаилә тугрылыгын һәм сафлыкны гәүдәләндерде. Фотосурәтләрдә калган бәхетле йөзләр һәм якты елмаюлар бу көннең җылысын озак вакытлар саклап калыр.
Мондый очрашулар кешеләрне якынайта, аралашуның кадерен арттыра һәм авылның рухи тормышын тагын да баета.
Фотолар Мәлки китапханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев