Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Гади генә гамәл чын могҗиза тудыра: «Айбагыр» лагереның үзенчәлекле йоласы

«Айбагыр» лагеры быел 15 еллык юбилеен билгеләп узачак. Шушы ел эчендә лагерьның үзенчәлекле йоласы да барлыкка килде. Моның турында «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков сөйләде.

— Лагерьның кайсы мизгелләре онтылмаслык булып истә кала? 
— Сменаның соңгы төнендә җепләр бәйләү (браталки) йоласын үткәрәбез. Һәрберебез кечкенә җепләр бәйли, һәм һәр бала бер-берсенә үзенең җылы теләкләрен әйтә. Шул минутта безнең арада күренмәс ныклы элемтә — дуслык, уртак истәлекләр, тамырларыбызга карата хөрмәт барлыкка килә. Бу гади генә гамәл чын могҗиза тудыра: күңелләр тула, елашып, кочаклашабыз, киләсе елга да килергә вәгъдә бирәбез. Бу — рухи гаилә көче кебек. Менә бу йола — эшнең мәгънәсе, ул безне 15 ел дәвамында алга этәрә.

— Юбилей сменасын 3 сүз яки 3 хис белән тасвирла әле. 
— Бердәмлек. Мирас. Бәйрәм. Ә хисләр — горурлык (тамырларыбыз өчен), шатлык (иске-яңа дуслар белән очрашудан) һәм өмет (барысы да дәвам итәчәгенә, яшиячәгенә).

— «Айбагыр» — яшьләрнең республика керәшен оешмасы җитәкчелегенә үз идеяләрен тәкъдим итеп, тормышка ашырылган проект. Бүген бу эштә җитәкчелекнең һәм яшьләрнең рольләре ничек бүленә? 
— Бу бүленеш беркайчан да катгый рамкалар белән чикләнми. Еш кына яшьләр финанс мөмкинлекләрен эзли, ә өлкәннәр аларга креатив эшләрдә булыша. Ләкин төп принцип: яшьләр — йөрәк, ә өлкәннәр — терәк. «Бәрәкәт»нең көчле идеяләре, ялкыны булмаса, лагерь яши алмый. Ә өлкәннәрнең ярдәме, ышанычы булмаса, ул идеяләр тормышка ашмый. Иван Егоров белән Людмила Белоусова — лагерьның иң ышанычлы терәкләре. Алар 15 ел дәвамында һәрвакыт ярдәм иттеләр, идеяләребезгә ышаныч белән карадылар, авыр чакларда җилкә куйдылар. Иван Михайлович — безнең финанс һәм оештыру терәге, Людмила Даниловна — проектларны тормышка ашыруда ышанычлы ярдәмче. Остазларыбызга зур рәхмәт! 

Фото: «Туганайлар»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев