Дүсмәт авылында Сабантуйга яулык җыйдылар
Мамадыш районының Дүсмәттә Сабантуйны элек-электән халык бердәм булып, матур уздырган. Быел Дүсмәт Сабантуе 6 июнь көнне кичке якта булачак.
Россиядә халыклар бердәмлеге елында оештырыла торган бу бәйрәмдә керәшеннәр белән беррәттән, башка халыкларның да культуралары күрсәтеләчәк. Әлбәттә, Дүсмәтнең «Җиңгәчәйләр» халык фольклор ансамбле бәйрәм үзәгендә булачак.
Сабантуйга яулык җыю йоласы да «Җиңгәчәйләр»нең элгәреге керәшен күлмәкләре киеп, альяпкычлар япкан үзешчән артистлары катнашында үзе бер матур бәйрәмдәй күңелле булды.

Дүсмәт авылы уртасыннан, урамны икегә бүлеп олы юл узганлыктан, соңгы елларда инде Сабантуйга яулык җыючыларның һәр капка төбендә тукталу мөмкинлеге бетте. Шуңа да халык капка төпләре дә иркенрәк булган берничә кешенең йорты каршында тукталдылар. Авыл халкы шулай берләшеп яулык җыючыларны билгеләнгән капка төпләрендә көтеп торды.

Дүсмәт авылы мәдәният йорты директоры Мария Петрова, сәнгать җитәкчесе Анфиса Степанова, алыштыргысыз баянчы Виктор Спиридонов һәм «Җиңгәчәйләр» ансамбле Сабантуйга яулык җыю йоласын икенче елның шушы вакытына кадәр сагынып искә төшерерлек итеп оештырдылар. Капка төпләренә җыелып, үзләрен көтеп торган кешеләрнең бүләкләрен болай гына алып, егетләр кулындагы колгаларга элергә ашыкмадылар. Һәрберсен керәшен көенә биеттеләр. «Җиңгәчәйләр»гә кушылып җыру әйтүчеләр дә булды. Олы яшьтәге Иван дәдәй Осипов биюгә төшмәсә дә, үзенең теләген әйтте: «Елларыбыз тыныч, күк йөзләре аяз булсын. Сабануйтларны матур гына итеп, исән-сау үткәрергә язсын. Алла барыбызга сәламәтлек, гомер бирсен». Шулай итеп, бу көнне авылның төрле почмакларында түгәрәк уеннар гөрләде.
Сабантуй өчен авыл мәктәбе ишегалды да әзерләп куелган инде. Директор Елена Егорова җитәкчелегендәге мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләре коллективы, авыл мәдәният йортында эшләүчеләр печәнен чабып, мәйданның тирә-ягын җыештырып куйганнар. Мәйдан тирәли урнаштыру өчен, авылдагы фермерлар һәм эшмәкәрләр ярдәмендә эскәмия-утыргычлар да ясалган.

Дүсмәттә Сабантуйга яулык җыю белән генә чикләнмиләр, һәр йорттан 1 мең сум (фермерлар, эшмәкәрләр — 10 мең) акча да җыялар. Теләге булган һәркем уртак бәйрәмгә үз өлешен кертә. Аның бит әле исеме генә яулык җыю, халык бүләкнең төрлесен бирә: урын-җир әйбере дә, савыт-саба да... Иң зур бүләкләр кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тарту кебек спорт уеннарында җиңүчеләргә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев