Зәй районының Дүрт Мунча авылы клубында «Онытылып баручы һөнәрләр» дип исемләнгән фикер алышу һәм мастер-класслар оештырылган.
Халык һөнәрләрен саклап калу, алар турындагы белемнәрне буыннан-буынга тапшыру, туган җирләренең халык традицияләре һәм мәдәни мирасы белән бәйләнеш булдыру мөһим. Шушы максаттан, Дүрт Мунча авыл клубында «Онытылып баручы һөнәрләр» дип исемләнгән фикер алышу һәм мастер-класслар үткәрелде.

Элгәре әби-бабаларыбыз үз ягы йола-гпадәтләре үзенчәлекләрен һәм туган җирләренә булган мәхәббәтләрен һөнәрләрендә чагылдырганнар.
«Катнашучылар төрле элгәреге халык һөнәрләре белән таныштыручы мастер-классларда катнаштылар. Шулай ук гамәли сәнгать буенча китаплар күргәзмәсе оештырылды. Анда төрле юнәлештәге техникалар белән таныштырдык», – дип сөйләде Дүрт Мунча авылы клубы җитәкчесе Гөлнара Салихова.
Гөлнара Салихова фотосы.
Нет комментариев