Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дорга кызы Ольга Камашева Малахов тапшыруында булды

Балтач районының Дорга авылыннан Ольга Камашева «Россия 1» каналында чыга торган Андрей Малахов тапшыруында булган.

Арча педагогия көллиятен «Музыкаль белем» белгечлеге буенча тәмамлаган Ольга җырларга бик ярата. Хәзерге вакытта ул Казанда эшли. Ул сүзен гаиләсе белән таныштырудан башлады:

«Кызым бар, аның исеме Алиса. Бик нык яратам аны. Мин аны берүзем тәрбиялим. Аның әтисе белән ул әле бик кечкенә чакта аерылыштык. Минем әтиемнең исеме Михаил, гомере буе төзелештә эшли. Әниемнең исеме Нина, ул хәзер пенсиядә.Мин монда Казанда булганда, кызымны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Әти-әниемә кызым белән булышканнары өчен бик рәхмәтлемен». 

Ольга төрле телдә җырлар җырлап видеолар төшерә һәм аны социаль челтәрләргә урнаштыра. Шундый бер русча җырлаган җырын күреп алып, аны  «Россия 1» каналында чыга торган Андрей Малахов тапшыруына чакырганнар.

«Тору урыны, самолетта очу, такси — барысын да алар үзләре түләделәр. Тапшыруга чакыргач та, бик шатландым. Курку, борчылу юк иде. Үземне күрсәтү өчен яңа мөмкинлек, яңа тәҗрибә күрдем. Килгән көнне иртән бераз борчылсам да, студиягә керүгә, барлык куркуларымны оныттым. Анда барысы да бик дус, шат күңеллеләр. Төшерү вакытында үземне үз өемдә кебек хис иттем. Зөлфия Чотчаеваның һәм Ислам Мальсуйгеновның иҗатын бик яратам. Аларның барлык җырларын беләм һәм җырлыйм. Съёмкада Андрей Малахов, Валерий Семин һәм Тимур Ведерниковлар белән дә аралашырга туры килде — алар бик гади һәм кызыклы кешеләр икән. Андрей һәм аның командасы миңа кумирларымны чакырып зур сюрприз ясадылар. Алар белән дә аралаштым. Шатлыгымнан күз яшьләремне тыя алмадым. Соңрак миңа «Оля, син залга ут салдың! Анда барысы да сиңа гашыйк булды дип», – дип әйттеләр.

Төрле социаль челтәрләргә бөтен ил буенча бик күп кешеләр соклану сүзләре белән яздылар, бу бик рәхәт. Минем исемемне ишеткәч, күбесе рус дип уйлыйлар. Ә татарча сөйли башлагач, барысы да шакката. Горурланып, «керәшен кызы мин», дим. Мин кечкенә чакта, апам Казан мәдәният институтында укый иде. Ул җырлаганда, аңа карап сокланам, аның кебек җырлыйсым килә иде. Әтием ягыннан әби дә җырлый иде. Аның хөрмәтенә миңа Ольга дип исем кушканнар. Әнием ягыннан бабай да җырга оста иде. Әнием җырлый, сеңлем җырлый, мин җырлыйм, ә хәзер инде безнең балалар да җырлый һәм бии», – дип язды Ольга Камашева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев