Чуваш Ялтаны һәм Ишәле авылы зиратларында часовняга куполлар куелды
24 май көнне Чистай районының Чуваш Ялтаны һәм Ишәле авылы зиратларында төзелә торган часовняга куполлар куелды.
Бу авыллар икесе дә Чуваш Ялтаны җирлегенә керә. Куполлар кую, кач күтәрү тантанасында авыл җирлеге башлыгы Станислав Егоров, Чистай районы керәшен оешмасы вәкилләре, авылда яшәүчеләр һәм читтән кайткан авылдашлар катнашты.
«Часовня төзелешенә бер ел элек авыл халкы үз көче белән кереште. Акчалата да, кул көче белән дә ярдәм итүчеләр күп булды. Төп спонсорлардан Алабугада яшәүче якташыбыз Олег Смирновны, Николай Еремеевны әйтеп үтәргә кирәк. Купол куюда Чистайдагы карендәшебез Александр Еремеевның да ярдәме зур булды. Былтыр, төзелеш башланганчы, бу урынны протоиерей Павел Чурашов аруландырган иде. Авыл халкының иман һәм ихласлык белән башкарган бу изге гамәле Ходайның рәхмәтенә ирешсен», – диде авыл җирлеге башлыгы Станислав Егоров.
Н.Никитина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев