Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чуваш Ялтаны белән Ишәле авылларында часовня төзиләр

Чистай районының Чуваш Ялтаны һәм Ишәле авылларында часовня урыннары аруландырылды.

Чуваш Ялтаны һәм Ишәледә часовня урыннарын аруландыруда, җирлек халкы, читтә яшәүче авылдашлары, Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов, Чуваш Ялтаны авыл җирлеге башлыгы Станислав Егоров катнашты.

Чуваш Ялтаны һәм Ишәле зиратларында төзелә торган часовняны протоиерей Павел Чурашов аруландырды. Отец Павел хәзерге катлаулы тормышта Аллага якынаю һәм аның өйрәткәннәрен үтәп яшәү кирәклеге турында аңлатты. 

 

Район керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Тихонович, үз чыгышында, бу игелекле эштә башлап йөрүчеләргә рәхмәт җиткерде. 
Үз чиратында, җирлек башлыгы Станислав Михайлович Чуваш Ялтаны зиратын корыган агач-куаклардан чистартып, тирә-ягын төзекләндерүдә һәм часовня төзүдә башлап йөргән Анна Воляковага, Надежда Кирилловага, Николай Егоровка һәм бу эшкә үз өлешен кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. Ишәле авылында исә Ходайга җараулы игелекле бу эштә хәзерге вакытта Чистайда яшәүче авылдашлары Николай Еремеев, төп спонсор буларак, зур көч куя. 

 

 

Авыл җирлеге башлыгы Станислав Михайлович әйтүенчә, 360лап кешесе булган Ишәле зиратында часовня салу өчен, халыктан 140 мең сум акча җыелган. Төзелеш материаллары кайтартылган инде. Биредә часовня төзелешен, Чуваш Ялтаны белән берьюлы алып барырга җыеналар. 

 

Чуваш Ялтанында часовня өчен фудамент казылган. Кирпечне кыш көне ук ташып куйганнар. Бу авылдан аермалы буларак, Ишәледә халык часовня нигезен трактор ярдәмендә түгел, ә үз кул көче белән казырга булган. 

— Чуваш Ялтанындагы часовня өчен, халыктан 860 мең сум акча җыелды. Бүгенге көндә бу авылда 468 кеше яши. Зиратны карауга Түбән Камада торучы Анна Николаевна башлангычы белән керешелде. Беренче елны без картаеп, ава башлаган агачларны кистек, кирәк-ярак һәм инструмент саклау өчен будка салып куйдык. Зират тирәсендәге чишмә дә каралып, тирә-ягы төзекләндерелде. Беседка да ясалды. Авылда туганнары булмаган кешеләр кайтканда шунда ял итеп, хәл алып китәләр. Төзелеш материалларын Алабугада яшәүче авылдашлары Олег Смирнов алып бирде, — дип сөйләде Чуваш Ялтаны авыл җирлеге башлыгы Станислав Егоров. 

Бу ике авыл зиратында часовня төзү өчен үзара салым акчасына кагылмаганнар. Анысы Ишәледә дә, Чуваш Ялтанында урам юлларын тигезләп, вак таш җәюгә тотыла. 

Биш авылны берләштергән җирлектә сигез зират бар. Керәшен Ялтаны һәм чувашлар белән бергә карендәшләр дә яшәгән Кәрәкә күле (Карасье озеро) авыллары җир йөзеннән юкка чыкса да, зиратларын карап, тәртипләп торалар. Узган елны үзара салым акчасына Кәрәкә күле зиратын да койма белән әйләндереп алганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев