Чистайда карендәшебез Пелагия Зайцеваның иҗат кичәсе булды
Чистайның музей-күргәзмәләр комплексында Пелагия Зайцеваның иҗат кичәсе уздырылды. Кичәдә аның «Күңел серләрем» китабы тәкъдим ителде.
Бу кичәдә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге вәкилләре, поэзияга гашыйк карендәшләр катнашты. Җирле керәшен оешмасы җитәкчесенең урынбасары Алексей Ефимов халык каршында чыгыш ясап, үз мәдәниятебезне, үз сәнгатебезне, җыру-биюләребезне саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Пелагия Зайцева кебек иҗатта янып яшәүче карендәшләребез булуы зур горурлык икәнен әйтте.
Кичәдә Пелагия Павловнаның «Күңел серләрем» китабы тәкъдим ителде. Анда урын алган шигырьләре туганнарына, якыннарына багышланган.


Үз чиратында, Пелагея Зайцева тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Кичәдә катнашучылар Чистайның «Багалмам» һәм «Карендәш» ансамбльләренең керәшен җыруларын тыңлап, биюләрен карап сокландылар.
Фотолар Чистайның музей-күргәзмәләр комплексыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев