Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чәбия тарихын саклаучы Николай Карпов

Хәзерге вакытта Түбән Кама районының Олы Аты авылында гомер итүче Николай Карпов — Чәбия керәшене. Ул туган авылыннан 1983 елны шәһәргә күченгән.

Берничә ел элек «Туганайлар»да яңа шәһәр төзелеше башлангач юкка чыккан Чәбия авылы, андагы карендәшләр, шул исәптән Тимофей Карпов турында да язган идек. Николай Карпов — туган авылыннан 1993 елда, иң соңгы булып кузгалган шул Тимофей Ивановичның бертуган энесе. 

Чәбия авылы, Түбән Кама шәһәре төзелешенә бәйле рәвештә, 1981 елны рәсми рәвештә яшәүдән туктаган булып исәпләнә. Әмма эш көчендәге кешеләре Красный Ключ поселогына һәм янәшәдәге шәһәргә күченгәннән соң да әле Чәбиядә унлап карчык яшәп кала. Шуларның берсе — Вера Дмитриевна (1915 елгы). Аның балалары квартир алып чыгып китә. Мурманск ягында сроклы хәрби хезмәт үткән төпчек улы Николай 1977 елда авылга кайта. Олы Атыдагы тутасы Татьяна янына кунакка баргач, шул авыл кызы Елизаветага күзе төшә. Өйләнешкәч, яшьләр Чәбиядәге төп йортта яшиләр. «Хәзерге Спортивная урамы тукталышыннан юл аша чыккач, безнең өйгә кадәр йөз метрлап кына барасы иде. Бу вакытта Чәбия урамына инде тимер гаражлар китереп куя башлаганнар иде. Улыбыз Руслан да шунда туды. 1983 елны без дә квартирга күчендек. Биемнең йортын шәһәр мөселманнарына вакытлы мәчет итеп алдылар, ә аңа бер бүлмәле квартир бирделәр. Бием олыгая-олыгая, квартирларны куштык. Әни белән 20 елдан артык бергә яшәдек. 1996 елда ул арабыздан китте, аны Актүбә зиратына җирләдек. Чәбия зираты өстендә 9 катлы йорт төзелгәч, аның бер өлеше генә калган иде. Ул вакытта инде анда үлгән кешеләрне җирләтмәделәр», — дип искә ала Елизавета Александровна.

Елизавета белән Николай Карповлар массакүләм шиннар заводында 30 елдан артык эшлиләр. Династия эшен хәзер уллары Руслан дәвам итә, ул шул ук заводтагы бер цехта смена начальнигы булып эшли. Хатыны Марина — Олы Аты кызы. Балаларының олысы Роман индустрия колледжында белем ала, кызлары Арина Сухрау мәктәбенең тугызынчы классына күчкән. 

Николайлар 2007 елны Олы Атыга кайтып төпләнәләр. 2012 елда яңа йорт салалар. Байданкинода яшәүче уллары Руслан да, Санкт-Петербургтагы оешмаларның берсендә баш бухгалтер булып эшләүче кызлары Людмила да гаиләләре белән әти-әниләре янына кайтып йөриләр. Оныклар да җәйге ялларын әби-бабайлары янында Атыда уздырырга ияләнгәннәр.

Халкын шәһәр төзелеше тараткан Чәбия урыны үзенең авыл булган чакларын хәтерлиме икән? Ул тирәдән узганда элек язларын ак чәчәктә утырган алмагачларга карап, чәбиялеләрнең җаннары сызлангандыр. Бар халкы күченеп беткәч тә әле ялгызы калып, эштән соң йорты каршындагы эскәмиядә аккордеонында уйнап утырган Тимофей Карповны хәтерлиме икән әле Чәбия урыны? Туган авылы кебек үк, Тимофей Иванович та 2022 елда мәңгелек кочагына күчкән инде. Чәбия һәм аның кешеләре истәлеге булып, авыл урынындагы гаражлар янәшәсендә үсеп утырган алмагачлар исәнме икән әле? Язларда чәбиялеләрнең ак хәтере кебек ак чәчәкләргә күмеләме икән Чәбия алмагачлары?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев